Логотип «Мәйдан» журналы

Владмир Путин социаль объект төзүчеләрдән өстәмә бәягә салым түләтмәскә тәкъдим итте

Россия Президенты Владимир Путин социаль объектларны тапшырганда төзүчеләрдән табышка салым һәм өстәмә бәя өчен салым (НДС) түләтмәскә кирәк дип саный. Бу тәкъдимен ул РФ Федераль Җыенга юлламасында б...

Россия Президенты Владимир Путин социаль объектларны тапшырганда төзүчеләрдән табышка салым һәм өстәмә бәя өчен салым (НДС) түләтмәскә кирәк дип саный. Бу тәкъдимен ул РФ Федераль Җыенга юлламасында белдерде.
«Бүген төзелеш компанияләре дәүләткә яки муниципалитетларга социаль объектлар тапшырганда, табыш һәм өстәмә бәя өчен салым түләргә мәҗбүр. Төзүчеләрне, шул исәптән төзелеш өлкәсендәге яңалыкларны да күз алдында тотып, моңардан азат итәргә кирәк», - дип белдерде ул.
Мондый чаралар «торак янында гаилә өчен кирәкле — поликлиника да, мәктәпләр дә, спорт мәйданчыклары да булганда шәһәр һәм бистәләрнең комплекслы үсешенә стимул бирә», - дип өстәде дәүләт башлыгы.
2019 елның 1 июленнән башлап, төзелешне финанслау өчен гражданнарның акчаларын җәлеп итүче Россиянең барлык төзүчеләре эскроу-счетлардан файдаланырга тиеш була. Шулай итеп, төзүчеләр өлеш кертеп фатир алучыларның акчаларыннан бары тик төзелеш тәмамланганнан соң гына файдалана алачак.
https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/20/181228/

Комментарийлар