Логотип «Мәйдан» журналы

Владимир Путин пенсия буенча түләүләрне яңадан исәпләргә кушты

Владимир Путин агымдагы ел башында яңа пенсия системасына күчкүндә индексацияләрдән мәхрүм калган пенсионерларга түләүләрне һәм социаль өстәмәләрне яңадан исәпләргә кушты. Бу хакта Россия Президенты В...

Владимир Путин агымдагы ел башында яңа пенсия системасына күчкүндә индексацияләрдән мәхрүм калган пенсионерларга түләүләрне һәм социаль өстәмәләрне яңадан исәпләргә кушты. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга юлламасында әйтте.
Владимир Путин пенсия буенча түләүләрне яңадан исәпләргә кушты<br>
Дәүләт башлыгы сүзләренә караганда, хәзерге вакытта пенсиясе яшәү минимумыннан түбән булса, пенсионерлар өстәмә ала. Пенсия арткан очракта өстәмә түләү кими яки бөтенләй түләнми. Бу гаделсезлекне кичекмәстән бетерергә кирәк, диде Россия Президенты.
«Инде агымдагы елдан пенсияләрне һәм айлык акчалата түләүләрне индексацияләү һәр очракта да, пенсионерның яшәү минимумыннан артырга тиеш, ул ел саен билгеләнә. Ягъни дәүләт башта пенсияне яшәү минимумына кадәр җиткерергә тиеш, ә шуннан соң пенсияләрнең үзләрен һәм айлык акчалата түләүләрне индексацияләргә тиеш», — дип аңлатты дәүләт башлыгы.
Ул 2019 елдан башлап тиешле түләүләр яңадан исәпләнәчәк, дип өстәп әйтте. Нәтиҗәдә, гражданнарга алынмаган акча кире кайтарылачак.
Социаль өстәмә түләү күләме пенсионерның яшәү минимумы дәрәҗәсеннән исәпләнә — 2019 елда тулаем ил буенча ул 8,8 мең сумнан бераз артыграк.
Фото: kremlin.ru

https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/20/181242/

Комментарийлар