Логотип «Мәйдан» журналы

Владимир Путин Казанда Россия үзәкләштерелгән дини оешмалары мөфтиләре һәм Болгар ислам академиясе җитәкчеләре белән очрашты

24 гыйнварда Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Казанда Россия үзәкләштерелгән дини оешмалары мөфтиләре һәм Болгар ислам академиясе җитәкчеләре белән очрашты. Фото: president.tatarstan.ruИск...

24 гыйнварда Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Казанда Россия үзәкләштерелгән дини оешмалары мөфтиләре һәм Болгар ислам академиясе җитәкчеләре белән очрашты.
print_3486167_2686911 Фото: president.tatarstan.ru
Искәртәбез, дәүләт башлыгы, Уфага визиты тәмамланганнан соң, Казанга эш сәфәре белән килде.
Россия үзәкләштерелгән дини оешмалары мөфтиләре һәм Болгар ислам академиясе җитәкчеләре белән әңгәмә барышында дини белемнең тулы системасын формалаштыру һәм илебездәге дини мәктәпләрне үстерү мәсьәләләре күтәрелде, шулай ук Болгар ислам академиясе эшенә беренче йомгак турында фикер алыштылар.
Очрашуда Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башкалар катнашты.
Очрашуны ачып, Владимир Путин искәрткәнчә, 2013 елда ул илебезнең беренче Россия мөфтияте оешуга 225 ел тулу уңаеннан Уфада монда катнашучыларның күбесе белән очрашкан булган. «Тагын бер кабат ассызыклыйсым килә: һичшиксез, традицион ислам – Россия мәдәни кодының мөһим өлеше, ә мөселман җәмгыяте Россиянең күп милләтле халкының мөһим өлеше булып тора», - дип белдерде Владимир Путин.
«Без ул чакта Россиядә дини белемне торгызу кирәклеге турында сөйләшкән идек. Бу белем һәрвакыт тирән булды, аның тарихы зур. 1917 ел инкыйлабына кадәр Россия мөселман дини әһелләре бөтен дөньяда ихтирамга лаек кешеләр булган, аларның фикере югары бәяләнгән. Һәм, әлбәттә, Советлар хакимияте чорында күп нәрсәләр югалган, бәлки, бөтен нәрсәләр дәдер әле, кешеләр аңыннан чыгарып ташланылган, һәм безгә үз мәктәбебезне булдырырга кирәк», - диде Россия Президенты.
Владимир Путин искәрткәнчә, ул башыннан ук Татарстан җитәкчелеге тәкъдим иткән бу фикерне хуплаган. «Болгар ислам академиясен – мәдрәсә, югары уку йортын һәм академия оештыру белән бездә барлык өч триада формалаштырылды, – диде Россия Федерациясе Президенты. – Бу проект белән шөгыльләнгән һәр кешегә рәхмәт белдерәм. Сезнең актив позициягездән һәм хәйриячеләр ярдәменнән башка бу проект тормышка ашмас иде. Матур проект, илебез өчен мөһим һәм бик кирәкле проект».
Аннары Болгар ислам академиясе эшенең беренче йомгаклары турында фикер алыштылар. «Әйдәгез, проектның үсеше турында, бу проект кына түгел, бүтән, бәлки, кечерәк, әмма әһәмияте кечерәк булмаган проектлар да зарурияте булган урыннарда үссен өчен, безнең ислам дөньясында булган нәрсәләргә ихтирамлы булуыбыз өчен, шулай ук үзебезнең илкүләм базабызда белгечләр әзерләүне үстерү өчен өстәмә рәвештә нәрсә эшләргә кирәклек турында сөйләшик», - диде Россия Президенты.
Ул ассызыклаганча, «еллар узып тора, һәм хәзер эшләп торучы мөфтиләребезнең яше безне аларга алмаш әзерләү, әмма үзебезнең илкүләм базада, безнең традицион ислам нигезендә әзерләү турында уйларга мәҗбүр итә».
Мөфтиләр белән очрашыр алдыннан дәүләт башлыгына Болгар ислам академиясе макетын күрсәттеләр. Болгар ислам академиясе 2017 елның 4 сентябрендә Болгар шәһәрендә (Татарстан) ачылды. Студентлар монда «Ислам хокукы» һәм «Ислам фикере һәм дини белем» белгечлекләре буенча белем алалар, укулар түләүсез, студентлар стипендия алалар, аның база ставкасы аена 3 мең сум.

ТР Президенты Матбугат хезмәте. www.kremlin.r сайты, шулай ук ТАСС агентлыгы материаллары кулланылды.

Комментарийлар