Логотип «Мәйдан» журналы

В12 витамины җитмәүнең алты билгесе бар

Сездә алар күзәтелмиме? Тикшереп карагыз.В12 витамины җитешмәүче кешеләргә алты билге хас:анемия (хәлсезлек, битнең “кансыз”лыгы),даими баш әйләнү,куллар-аякларда чәнчеп тору тойгысы (покалывание),мус...

Сездә алар күзәтелмиме? Тикшереп карагыз.spyashhaya-sidya
В12 витамины җитешмәүче кешеләргә алты билге хас:
анемия (хәлсезлек, битнең “кансыз”лыгы),
даими баш әйләнү,
куллар-аякларда чәнчеп тору тойгысы (покалывание),
мускуллар хәлсезлеге, аларның авыртып торуы,
нервлар зарарлану,
күз алмаларының “пычрак” булуы (җиңелчә сары төскә керүе).
В12 – яшелчә-җимешләрдә булмаган бердәнбер витамин. Кеше аны терлекләрдән алынган, җитештерелгән ризыклардан гына алырга мөмкин: ит, балык, сөт ризыклары, йомырка.
В12 витамины җитмәү организмга җитди йогынты ясый, күп тайпылышларга, авыруларга китерә. Хәтта йөрәк өянәге һәм инсультка кадәр.
 
Фото: dolgo-jv.ru

Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/zdorovie/V12-vitamini-itm-ne-alti-bilgese-bar-497482/

Комментарийлар