Логотип «Мәйдан» журналы

Ураза бәйрәме көне билгеле булды

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы әгъзалары һәм  казыйлар катнашында җыелыш үтте. Анда Рамазан аена кагылышлы карарлар кабул ителде.Быел 5 июньнән, кояш баю белән, һиҗри буенча...


Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы әгъзалары һәм  казыйлар катнашында җыелыш үтте. Анда Рамазан аена кагылышлы карарлар кабул ителде.



2678604
Быел 5 июньнән, кояш баю белән, һиҗри буенча Рамазан ае керә: мәчетләрдә тәравих намазлары укыла башлый. Татарстан мәчетләрендәге имамнар тәравих намазында 20 рәкагать укырга тиеш дигән карарга киленгән.
2016 елга зәкят нисабы күләме – 224000 сум.
Фитыр сәдака нисабы күләме – 21600 сум.
Беренче тәравих намазы  –  5 июньдә.
Уразаның беренче көне – 6 июнь.
Уразаның соңгы көне – 4 июль.
Ураза бәйрәме –  5 июль. Бәйрәм намазы башлану вакыты иртәнге сәгать 7дә.
Фитырның  күләме  - 100-600 сум.
Фидия  күләме – 200 сум.

 
http://intertat.ru/tt

Комментарийлар