Логотип «Мәйдан» журналы

Уфада Олимпия чемпионнарын каршы алдылар

Уфа шәһәрендә Олимпия чемпионнары Тимур Сафин һәм Артур Әхмәтхуҗинны каршы алдылар. Фото: vk.comАларны ак кабриолет белән каршы алганнар һәм шәһәр буйлап экскурсиядә йөрткәннәр. Сәяхәт барышында спор...

Уфа шәһәрендә Олимпия чемпионнары Тимур Сафин һәм Артур Әхмәтхуҗинны каршы алдылар.
a2018 Фото: vk.com
Аларны ак кабриолет белән каршы алганнар һәм шәһәр буйлап экскурсиядә йөрткәннәр. Сәяхәт барышында спортчылар дистәләгән җанатарлары белән очраша алган. Соңыннан Олимпия чемпионнары "Башинформ" агентлыгында матбугат конференциясендә журналистларның сорауларына җавап биргән.
Матбугат конференциясендә, чемпионнардан тыш, аларның тренерлары Лира Грушина, Руслан Насыйбуллин һәм Рамил Аюпов катнашканнар.
 
Спортчылар Олимпиада турында сөйләгәннәр. Допинг мәсьәләсен дә кузгатканнар.
"Риодагы соңгы ярыш бик катлаулы булды, моны уеннарны телеэкраннардан күзәтүчеләр дә сизгәндер. Курку булмады үзе. Икенче круг алдыннан тренер барыбызны җыйды да, ышандыру сүзләре әйтте, безгә ышануын белдерде, сез булдырасыз диде. Бу безнең күзләрдә һәм йөрәкләрдә утны дөрләтеп җибәрде һәм үз-үзеңә ышаныч тудырды. Соңгы ярышка чыкканда, без үз эшебезне генә эшләдек. Һәм булдырдык, җиңдек!" - дигән Тимур Сафин.
Тимур Марсель улы Сафин 1992 елда Ташкент шәһәрендә туган. Хәзерге вакытта Башкорт физик культура институты студенты. Фехтование белән 2001 елдан бирле шөгыльләнә. XXXI Олимпия уеннарында фехтование буенча бронза медальгә лаек булды. Тимурның әнисе Гөлсинә Татарстанның Әлки районы Түбән Биктимер авылыннан. Кечкенә чагында Тимур әнисенең авылына кайтып йөри торган булган.
Артур Камил улы Әхмәтхуҗин 1988 елда Башкортстанның Кызыл Кама районы Актанышбаш авылында туган. Хәзерге вакытта Уфада яши, "Динамо" клубында чыгыш ясый. XXXI Олимпия уеннарында фехтование буенча команда ярышында алтын медаль яулады.
 
 
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru

Комментарийлар