Логотип «Мәйдан» журналы

Уфада электромонтерга сын куелды

Уфада яңа арт-объект куелды. Ул – башкаланың беренче электромонтерына багышланган сын. Арт-объект “Уфа горсвет” предприятиесе каршына урнаштырылды.Аягына электромонтаж тырнакларын тагып, урам яктыртуч...

Уфада яңа арт-объект куелды.
1533117225_690901_cu833_556
Ул – башкаланың беренче электромонтерына багышланган сын. Арт-объект “Уфа горсвет” предприятиесе каршына урнаштырылды.
Аягына электромонтаж тырнакларын тагып, урам яктыртучы лампаны алмаштырырга агач баганага менеп баручы эш киемендәге электромонтёр фигурасы арт-объектының эскизы Шәһәр дизайн үзәгендә эшләнгән. Аның авторы - Уфа сынчысы Хәлил Галиуллин. Сынның авырлыгы 70 килограмм, ул заманча материал – полимердан эшләнгән.
Сын электромонтерларның җыелма образын гәүдәләндерә. Бу һөнәр аеруча мөһим, катлаулы һәм квалификация, даими игътибар таләп итә, биеклеккә эшләү белән бәйле. Теләсә нинди һава шартларында да башкарылырга тиешле җаваплы эш.
Фото: Уфа шәһәре хакимияте сайтыннан
 
https://kiziltan.ru/

Комментарийлар