Логотип «Мәйдан» журналы

Тукай районының элеккеге башлыгы сак астына алынды

Казанның Совет районы суды Тукай районының элеккеге башлыгы Таһир Хөрмәтуллинны сак астына алды.Ул мошенниклык һәм вазифаи вәкаләтләрен арттыруда шикләнелә. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына судның...

Казанның Совет районы суды Тукай районының элеккеге башлыгы Таһир Хөрмәтуллинны сак астына алды.
0778
Ул мошенниклык һәм вазифаи вәкаләтләрен арттыруда шикләнелә. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына судның матбугат хезмәтеннән хәбәр иткәннәр.
Тикшерүчеләр фаразлавынча, Таһир Хөрмәтуллин 2011 елның мартыннан июнь аена кадәр канунсыз нигездә җир кишәрлекләре бүлеп бирү турында күрсәтмә биргән һәм аның җиңел кулы белән җирдән канунлы файдалану төре үзгәргән. Әгәр ул моңарчы рекреация эшчәнлегенә караса, хәзер исә анда шәхси йортлар төзергә рөхсәт ителә.
Нәтиҗәдә, дәүләт җир кишәрлегеннән мәхрүм калган, ә зыянның күләме 77 миллион сум тәшкил иткән.

Комментарийлар