Логотип «Мәйдан» журналы

Тукай районында котыру чире буенча карантин игълан ителде

Татарстанның Тукай районы Югары Байлар авылы территориясендә котыру чире буенча карантин игълан ителде. Шул хактагы указ хокукый мәгълүмат порталында дөнья күргән.Карантин гамәлдә булган чорда авыл те...

Татарстанның Тукай районы Югары Байлар авылы территориясендә котыру чире буенча карантин игълан ителде. Шул хактагы указ хокукый мәгълүмат порталында дөнья күргән.
Карантин гамәлдә булган чорда авыл территориясендә йорт хайваннары белән сату итәргә, кыргый җәнлекләрне ауларга, шикле терлекне ит өчен суярга, шулай ук сөтләрен азык итеп кулланырга ярамый.
Документ нигезендә, карантинны районда котыру чиренең соңгы очрагы теркәлеп, ике ай үткәннән соң гамәлдән чыгарачаклар. Указның үтәлешен ТР Министрлар Кабинеты контрольдә тотачак.

Комментарийлар