Логотип «Мәйдан» журналы

Тукай районы өлкәннәренә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре бәйрәм бүләк итте

Тукай районы өлкәннәренә ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлзада Рзаева җитәкчелегендә «Энергетик» мәдәният сарае хезмәткәрләре бәйрәм ясадылар. Алар Гөлзада Гөлзада Мөхәммәт кызының сәхнә эшчәнлеге...

Тукай районы өлкәннәренә ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлзада Рзаева җитәкчелегендә «Энергетик» мәдәният сарае хезмәткәрләре бәйрәм ясадылар. Алар Гөлзада Гөлзада Мөхәммәт кызының сәхнә эшчәнлеген башлавына 50 ел тулуга багышланган иҗат программасы тәкъдим итте, дип яза "Якты юл" газетасы.
ccd81c57e10fbed6a9c6cc25f8c721ec_XL
Гөлзада Мөхәммәтовна һәрвакыттагыча кичәне җепкә тезгәндәй бик матур итеп алып барды. Залда утырган һәркемнең күңеленә юл тапты. Урыны белән күзләр чыланды, күңелләр тулды. Гөлзада Мөхәммәтовна әйткән һәр сүз – «иләк аша үткән», тормыш сынавын узган сүз. Аларның уйландырган урыннары, тәрбия чарасы булырдай җирләре күп булды.
Концертны ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, танылган композитор Ринат Гобәйдуллин, Нияз Хаматшин, Федор Кузнецов, Динара Мусина, Резеда Алмакаева, Илнур Фәйзуллин башкаруындагы берсеннән-берсе матур җырлар бизәде.
Өлкәннәрне «Гигант» хужалыгы җитәкчесе Риф Имамов, Әҗмәкәй авыл җирлеге Советы исеменнән, җирлек башлыгы урынбасары Кадрия Госманова җылы тәбрикләде.
Аннары Гөлзада Рзаева сәхнәгә озак еллар бергә яшәгән парларны чакырды. Бу да бәйрәмгә җанлылык бирде. Аларга район гражданлык хәлләрен теркәү бүлеге әзерләгән бүләкләр тапшыру мизгелләре бик дулкынландыргыч булды. Сәхнә түренә чыккан авылдашларын тамашачы ихлас алкышлады. Иске Гәрдәле авылында яшәүче Әхмәтвәли һәм Мәгъсүмә Габдрахмановлар 59 ел бергә гомер итәләр, 4 бала тәрбияләп үстергәннәр, икесе дә гомер буе «Гигант» хуҗалыгында эшләгәннәр. Әҗмәкәй авылыннан Шәйхенур һәм Әнисә Галимҗановлар 57 ел парлы тормыш итәләр, 3 бала үстергәннәр, Шәйхенур абый да озак еллар шушы хуҗалыкта хезмәт куйган, җәмәгате Әнисә апа ФАПта санитарка булып эшли. Яңа поселогыннан Суфия һәм Дамир  Галиевлар тиздән үзләренең 55 ел бергә яшәүләрен билгеләп үтәчәкләр. Алар икесе дә «Гигант» хуҗалыгында эшләгәннәр, 3 ул һәм 1 кыз тәрбияләп үстергәннәр. Яңа Сарайлыдан Гапсәлам һәм Рәхимә Гарипова да 55 ел тигез гомер кичерәләр, алар икесе дә «Гигант» хуҗалыгында эшләгәннәр, ике балалары бар. Менә нинди парлар яши биредә. Үзләре дә мактаулы хезмәт юлы үткәннәр, илгә-көнгә таяныч булырдай балалар үстергәннәр.
«Гигант» хужалыгы җитәкчесе бу көнне өлкәннәргә дә, Яңа поселогы мәктәбе коллективы өчен дә табын әзерләткән иде. Бәйрәм концертыннан соң дустанә сөйләшү табын артында дәвам итте, бер гаиләдәй гөрләшеп, кичәдән алган тәэсирләрне уртаклашып, рәхәтләнеп чәй эчтеләр.
 

Комментарийлар