Логотип «Мәйдан» журналы

Тукай районы көрәшчесе Илназ Рамазанов Россия беренчелегендә җиңде

16–18 март көннәрендә Казан шәһәрендә милли Көрәш буенча Россия беренчелеге узды. Спортчылар барлыгы 21 регионнан җыелган иде. Татарстан Республика җыелма командасы составында Тукай районы Биклән авыл...

16–18 март көннәрендә Казан шәһәрендә милли Көрәш буенча Россия беренчелеге узды. Спортчылар барлыгы 21 регионнан җыелган иде. Татарстан Республика җыелма командасы составында Тукай районы Биклән авылы егете Илназ Рамазанов та көрәште, дип яза "Якты юл" газетасы.
img-00923 Фото: http://tukai-rt.ru
17 яшьлек көрәшченең яшь буенча 93, авырлык буенча 15 көндәшчесе бил алышты. 70 кг авырлыкка кадәрге үз категориясендә тукайлы җиңү яулады. Илназ Рамазановны һәм аның тренеры Марат Мөхәммәдиевне район башлыгы Фаил Камаев котлады һәм башкарма комитетының Рәхмәт хатын тапшырды.
Илназ Рамазанов Түбән Кама шәһәрендә Нефтехимия һәм нефть эшкәртү көллиятенең 4 нче курсында белем ала. Быел инде ул Мамадыш районында узган көрәш буенча ТР беренчелегендә һәм билбаулы көрәш буенча ТР беренчелегендә җиңү яуларга өлгергән. Илназ әлеге ике спорт төре буенча спорт мастерына кандидат булып тора. 18 яше тулгач исә аны спорт мастеры дәрәҗәсенә тәкъдим итәчәкләр.

Комментарийлар