Логотип «Мәйдан» журналы

Тукай әдәби музеенда татар революционеры Хөсәен Ямашевка багышланган дәрес була

Иртәгә Габдулла Тукай исемендәге әдәби музеенда 13.00 сәгатьтә «Хөсәеннең якты истәлегенә» дип исемләнгән экскурсия-дәрес узачак. Дәрес татар революционеры һәм публицисты Хөсәен Ямашев тууына 140 ел т...

Иртәгә Габдулла Тукай исемендәге әдәби музеенда 13.00 сәгатьтә «Хөсәеннең якты истәлегенә» дип исемләнгән экскурсия-дәрес узачак. Дәрес татар революционеры һәм публицисты Хөсәен Ямашев тууына 140 ел тулуга багышлана.
«Татарстан Милли музее фондларында танылган кешеләр белән бәйле коллекцияләр шактый. Хөсәен Ямашев һәм аның гаиләсе коллекциясендәге әйберләр арасында пресс-папье, металл стакан, фарфор савыт-саба бар. Бу әйберләрнең күбесе чит илнеке, алар беренче татар большевигының бай кеше, икенче гильдия сәүдәгәре улы булуын искә төшерә», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Тукай музее директоры Гүзәл Төхвәтова.
Әлеге предметларның бер өлеше иртәгә узачак очрашуда да тәкъдим ителәчәк. «Очрашу урта һәм югары сыйныф укучылары өчен татар телендә узачак. Музейның яшь кунакларына Хөсәен Ямашев һәм Габдулла Тукайның башка күренекле замандашлары яшәгән ХХ гасыр башындагы чор ачылачак. Дәресне музей хезмәткәрләре үткәрә», — диде ул.
«Танылган шагыйрь — аның дуслары, замандашлары, фикердәшләре белән бәйле очрашулар — музей традицияләренең берсе. Габдулла Тукай Хөсәен Ямашев эшчәнлеге белән Уральскида яшәгән вакытта ук танышкан булган. Дәрес-очрашуның безнең музейда үткәрелүе — табигый», — дип аңлатты Гүзәл Төхвәтова.
Тукай музее директоры сүзләренчә, Габдулла Тукай 1907 елда Казанга күчеп килә, анда Ямашев белән якыннан таныша. «Дустының тиз арада үлеме Тукайны тетрәндерә. „Хөсәеннең якты истәлеге“ шигырендә шагыйрь үз халкына тугрылыклы шәхес образын тудырган», — диде ул.
 

Автор: Зилә Мөбәрәкшина


Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/tatar_world/17-01-2022/tukay-d-bi-muzeenda-tatar-revolyutsionery-h-s-en-yamashevka-bagyshlangan-d-res-bula-5847366

Комментарийлар