Логотип «Мәйдан» журналы

Түбән Каманың 50 еллык тарихына багышланган китап басылып чыкты

Түбән Каманың юбилее уңаеннан «Нижнекамск. История в 50 лет» исемле китабы нәшер ителде. Анда шәһәрнең беренче көненнән башлап бүгенгесенә кадәр тарихы язылган, дип хәбәр итә "Туган як" газетасы.500 б...

Түбән Каманың юбилее уңаеннан «Нижнекамск. История в 50 лет» исемле китабы нәшер ителде. Анда шәһәрнең беренче көненнән башлап бүгенгесенә кадәр тарихы язылган, дип хәбәр итә "Туган як" газетасы.
4907
500 биттәр торган бу китапны шәһәрнең энциклопедиясе дип атарга мөмкин. Чөнки анда Түбән Кама шәһәрен төзү турында карар ителгәннән һәм беренче геологик тикшерү эшләреннән башлап бүгенге көненә кадәр үсеше сурәтләнгән. Китапны иҗат итүчеләргә күп кенә кыенлыклар белән очрашырга туры килгән. Мәсәлән, Түбән Кама муниципаль район башлыгы урынбасары Эльвира Долотказина белдерүенчә, фотоматериалларны бөртекләп диярлек җыярга туры килгән.
Китапны чыгаруда катнашучыларның берсе -  ул муниципаль район башлыгы киңәшчесе Рәхимә Гайниева сүзләренчә, шәһәрнең алтмышка якын предприятие-оешмалары белән эшләп, алардан алынган мәгълүматларны тикшерергә, баетырга туры килгән. Шәһәр архивы белән дә тыгыз элемтәдә булганнар.
Китапның редакторы - Роберт Талипов: "Күп кенә кешеләр истәлекләре белән уртаклашты, фотографияләр һәм кадерле ядкарь итеп саклаган әйберләр алып килүчеләр булды. Аны кулга алгач: «Монда бит минем дә өлешем бар», - дип искә алырлык «шәһәр архивы» кебек басма барлыкка килде, – ди.
Шәһәр тарихы белән бәйле икенче җыентык «Нижнекамск» дип аталган фотолар альбомы.
 

Комментарийлар