Логотип «Мәйдан» журналы

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы балалар рәсемнәре республика конкурсы үткәрә

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2016 елда Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алуга багышланган балалар рәсемнәре республика конкурсын уздыру турында игълан итә.Конкурста...

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2016 елда Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алуга багышланган балалар рәсемнәре республика конкурсын уздыру турында игълан итә.
1005
Конкурста 1-11 нче сыйныф укучылары катнаша ала. 14 яше тулмаган катнашучылар рәсем белән бергә ата-анасының (уллыкка-кызлыкка алучының, опекунның) катнашуга ризалык бирү турында язма гаризасын тапшырырга тиеш була. Катнашучылар өчен номинацияләр яшь категориясе буенча билгеләнәчәк: «кече» (1 – 4 нче сыйныфлар), «урта» (5 – 8 нче сыйныфлар), «өлкән» (9 – 11 нче сыйныфлар).
Авыл тормышын һәм авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләрне яктырткан рәсемнәр А4 форматлы кәгазьдә ясалырга һәм 2016 елның 20 маена кадәр “Балалар рәсеме конкурсы” тамгасы белән түбәндәге адреска җибәрелергә тиеш: 420014, Казан шәһәре, Федосеев ур., 36 йорт, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, оештыру эшләре һәм социаль үсеш бүлеге (тел. +7 (843) 221-76-43). Катнашучы турында түбәндәге белешмәләр дә күрсәтелергә тиеш: фамилиясе, исеме, атасының исеме, яше, мәктәп номеры, сыйныфы, почта индексы, яшәү урыны адресы,элемтә өчен телефон номеры.
Конкурста җиңүчеләр дипломнар һәм истәлекле призлар белән бүләкләнәчәкләр. Конкурс йомгаклары министрлыкның рәсми сайтында урнаштырылачак. Конкурста катнашуның тәртибе һәм шартлары турында https://agro.tatar.ru/rus/file/pub/pub_513346.pdf адресы буенча җентекләбрәк танышырга мөмкин, дип яза Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.

Комментарийлар