Логотип «Мәйдан» журналы

Төмәндә татар авылында халык үз көче белән төзегән мәчет ачылган

Төмәндә Вагай районының Кече Уват авылында яңа мәчет ачылу тантанасы узган. Фото: yanarish72.ruЯңа мәчет төзүне 2014 елны Хәмит Кузакбердеев башлап җибәргән. Һәр авыл кешесе, үз хәленә карап мәчет тө...

Төмәндә Вагай районының Кече Уват авылында яңа мәчет ачылу тантанасы узган.
10-30 Фото: yanarish72.ru
Яңа мәчет төзүне 2014 елны Хәмит Кузакбердеев башлап җибәргән. Һәр авыл кешесе, үз хәленә карап мәчет төзүдә булышты, дип хәбәр итә Төмән татарларының "Яңарыш" сайты.
"Әти-әниләребез сөйләве буенча, күп еллар элек бу урында иске мәчет торган була. Авылыбызда мәчет булмаган вакытта да хәзрәтебез Динар Исмәгыйлов җитәкчелегендә дини бәйрәмнәр, ашлар үткәрелеп барды. Яңа мәчет төзүне 2014 елны Хәмит Кузакбердеев башлап җибәрде. Һәр авыл кешесе үз хәленә карап мәчет төзүдә булышты. Мәчеткә мич чыгару, манарасын күтәрүдә авылыбызның яшь, булдыклы уңган егете Фәрит Барис улы ярдәм итте. Кече Уват авылында 38 йортта145 кеше яши. Алар ярдәмчел, хезмәт сөючән, тырыш. Авылда кибет, ФАП, башлангыч сыйныфлар өчен мәктәп эшли. Яшь гаиләләр дә бар. Балалар, яшьләр өчен рухи яктан үсешкә үзәк була алган, динебезне саклауда мөһим роль уйнаган, авылыбызның яме, нуры булган мәчетебез дә булды. Мәчетне тантаналы ачып, Коръән аятьләрен укып, вәгазьләр сөйләп алганнан соң, ярдәмчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырдылар. Беренче намаз укылды", диелгән әлеге хәбәрдә.
Хакимият вәкилләре, кунаклар, мәчет ачылу тантанасына килүче авылдашлар мәчеткә келәмнәр һәм башка бүләкләр тапшырган. Фәттаховлар, Кузакбердеевлар сарык суеп аш пешергән. Һәр гаилә өйләреннән милли ризыклар алып килгән. Чараны лаеклы ялда булган укытучы Галия Абназырова алып барган. Зәйникамал Әйтмөхәммәтова, укучылар җырлар башкарган.
"Гүзәл табигате, күлләре, саз чияләре, сазлыклары белән дан казанган Кече Уват авылы халкы шатлыклары белән уртаклашкач, ерактан килгән кунакларга рәхмәтләрен юлладылар", - дип язган Тубыл шәһәреннән Эльза Фәттахова.
Вагай районының Кече Уват авылында яңа мәчет ачылу тантанасында өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Ришад Зиганшин, өлкә мөселман Диния нәзарәте рәисенең ярдәмчесе Динар хәзрәт Нәфыйков, Вагай районы татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Мәдинә Корикова, район Думасы депутаты Флера Ватутова, авыл имамы Сөләйман хәзрәт Садретдинов һәм күрше авыллар мәчетләреннән хәзрәтләр, күп кунаклар катнашкан.
 


Комментарийлар