Логотип «Мәйдан» журналы

Төмән татарлары иң уңган әбиләрне ачыклый

28 март көнне Төмән татарлары "Искиткеч әбиләр-2018" шәһәр конкурс-фестивале үткәрә. Аны Төмән Татар мәдәнияте үзәге, өлкән буыннарның яшь буынны тәрбияләүдә ролен арттыру, гаилә кыйммәтләрен, татар х...

28 март көнне Төмән татарлары "Искиткеч әбиләр-2018" шәһәр конкурс-фестивале үткәрә.
Аны Төмән Татар мәдәнияте үзәге, өлкән буыннарның яшь буынны тәрбияләүдә ролен арттыру, гаилә кыйммәтләрен, татар халкы гореф-гадәтләрен яңарту максатыннан оештыра.
Конкурста катнашучыларга яшь ягыннан чикләү юк. Бары аларның оныклары булу гына шарт итеп куела, диелә оештыручылар хәбәрендә.
Конкурс кысаларында, дәү әниләр оныкларына милли тәрбия бирү серләре белән бүлешәчәк, үз сәләтләрен күрсәтәчәк, бәйгегә дип пешереп килгән милли ризыкларын тәкъдим итәчәк. Әбиләргә ярдәм итү максатыннан, кайбер ярышларда оныкларга һәм балаларга бергәләп катнашу да рөхсәт ителә.
 
http://tatar-inform.tatar

Комментарийлар