Логотип «Мәйдан» журналы

«Татмедиа»да «100 мең сум, телевизор һәм башка бүләкләр!» дигән акциясенә нәтиҗә ясалды

«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте ел саен газета һәм журналларга язылучылар арасында кыйммәтле бүләкләр уйната.

Бу акция традициягә әверелде дисәк тә ялгышмабыз.

Бүләкләү акциясендә һәр районнан иң күп газета-журналларга язылган абунәчеләр өчен махсус бүләкләр дә әзерләгәннәр. Язылулар саны буенча рекордчы булып Балык Бистәсе районыннан безнең актив хәбәрчебез Тәнзилә Закирова танылды. Ул язылган 11 басма арасында, әлбәттә, безнең «Мәйдан» журналы да бар. Тәнзилә ханымны ихлас котлыйбыз!
1 нче сентябрьдән 2025 елның беренче яртыеллыгына газета журналларга язылу башлана. Безнең белән калыгыз һәм Татмедиа оештыра торган акцияләрдә катнашыгыз.

 

Фото: «Татар-информ», Рамил Гали

Комментарийлар