Логотип «Мәйдан» журналы

«ТАТМЕДИА» династияләре» күргәзмәсе Казан университетының мәрмәр залында тәкъдим ителәчәк

Татарстан матбугаты көне алдыннан, 13 май 13.00 сәгатьтә «Татмедиа» династияләре» күргәзмәсе беренче тапкыр Казан университетының икенче бинасындагы мәрмәр залда тәкъдим ителә. Биредә чакырылган кунак...

Татарстан матбугаты көне алдыннан, 13 май 13.00 сәгатьтә «Татмедиа» династияләре» күргәзмәсе беренче тапкыр Казан университетының икенче бинасындагы мәрмәр залда тәкъдим ителә. 
Биредә чакырылган кунаклар, геройлар, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашу көтелә.
«Күпчелек геройларны студент елларын нәкь менә Казан университетының журналистика факультетында уздырулары берләштерә.  13нче факультет, 13 кат. Аларның барчасы диярлек үз остазларын: Флорид Әгъзамов, Илдар Низамов, Константин Куранов, Юрий Фролов һәм башкаларны сагынып искә ала», – диде проектның идея авторы, «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыятенең PR-директоры Ләйсән Сафина.
Әлеге күргәзмә беренче мәртәбә Россия матбугаты көне уңаеннан 5 ай элек – гыйнвар аенда тәкъдим ителгән иде. «Татмедиа» холдингында хезмәт куючы гаиләләр бихисап. Аталы-уллы, аналы-кызлы, ирле-хатынлы, абыйлы-энеле, апалы-сеңелле журналистика өлкәсендә эшләүчеләр аз түгел, ди идея авторы.
Бу проектның инде өченче версиясе, ул тулыландырып эшләнгән. Беренчесендә «Татмедиа» акционерлык җәмгыятендә хезмәт куючы гаиләләр булса, яңа геройлар «Татарстан-Яңа гасыр» телекомпаниясе, «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясеннән дә династияләр кертелгән.
Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/tatmedia-dinastiyalare-kurgazmase-kazan-universitetynyn-marmar-zalynda-takdim-itelacak-5854384

Комментарийлар