Логотип «Мәйдан» журналы

“Татарстанның чиста урманнары” акциясе кысаларында 1102,2 кубометр чүп-чар җыелган

“Татарстанның чиста урманнары” табигатьне саклау акциясен тәмамлау өчен ике атнадан азрак вакыт калды, дип хәбәр итә Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.Бүгенге көндә акциядә 1,6 меңнән артык...

“Татарстанның чиста урманнары” табигатьне саклау акциясен тәмамлау өчен ике атнадан азрак вакыт калды, дип хәбәр итә Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.
view_1886687_1820296
Бүгенге көндә акциядә 1,6 меңнән артык кеше катнашкан, урман фондының 489 арендаторы, 161 предприятие, шулай ук 21 бакчачылык ширкәте актив партнерлары булган. Акциядә катнашучылар тарафыннан урман фонды территорияләреннән 1102,2 кубометр каты көнкүреш калдыгы җыеп чыгарылган. Моннан тыш, автомобиль юллары һәм федераль һәм төбәк әһәмиятендәге трассалар буйларыннан 694,4 кубометр коры-сары һәм ауган агачлар җыештырылган.
Татарстан Республикасы дәүләт урман инспекторлары һәм Татарстан Республикасының әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге дәүләт инспекторлары тарафыннан каты көнкүреш калдыкларын урман биләмәләрендә законсыз урнаштыру очракларын ачыклау буенча 211 рейд чарасы үткәрелгән. Рейдлар нәтиҗәсендә 52 чүп өеме ачыкланды, алар бөтенесе юкка чыгарылды.
Акция барышында 45 чишмә чистартылды һәм төзекләндерелгән. Урман фондында һәм автомобиль трассалары буйларында 112 мәгълүмат тактасы, аншлаг һәм ял урыннары тәртипкә китерелгән.
 
Чыганак: http://minleshoz.tatarstan.ru

Комментарийлар