Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанлыларны нинди һава торышы көтә

Татарстан синоптиклары 29 сентябрьдә республикада 500 метр һәм аннан да азрак күз күреме белән томан саклануы турында кисәтә. Фото: stavgorod.ruКөндез урыны белән яңгыр көтелә. Җил төньяк-көнчыгыштан...

Татарстан синоптиклары 29 сентябрьдә республикада 500 метр һәм аннан да азрак күз күреме белән томан саклануы турында кисәтә.
connector2 Фото: stavgorod.ru
Көндез урыны белән яңгыр көтелә. Җил төньяк-көнчыгыштан, уртача булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
30 сентябрь төнендә Татарстанның күпчелек районнарында бераз яңгыр көтелә. Җил төньяк-көнчыгыштан көньяк-көнбатышка авышучан, уртача. Һава температурасы 3-8 градус җылылыкта булыр дип фаразлый синоптиклар.

Комментарийлар