Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанга тагын якынча 35 яңа мәктәп кирәк

Татарстанга тагын 35 кә якын яңа мәктәп кирәк. Бу хакта журналистлар белән очрашуда Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Илшат Гыймаев җиткерде. Фото: min...

Татарстанга тагын 35 кә якын яңа мәктәп кирәк. Бу хакта журналистлар белән очрашуда Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Илшат Гыймаев җиткерде.
0120 Фото: minstroy.tatarstan.ru
“Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматлары буенча, республикага 35 кә якын мәктәп, шул исәптән унлап балалар бакчасы кирәк. Билгеле, әлеге мәсьәләне берьюлы чишү өчен бюджетта андый акчалар юк. Күп эшләр башкарыла, әмма эшлисе дә шактый әле”, - дип билгеләп үтте Илшат Гыймаев.
“Татарстанның эре шәһәрләрендә хәлдән чыгу өчен ике сменада укыту бара. Нигездә, эре шәһәрләрдә дә һәм район үзәкләрендә дә инде урыннарга зур дефицит күзәтелми”, - дип җиткерде спикер.
Мәктәпләр һәм балалар бакчалары төзелешенә федераль бюджеттан 65 процентлап акча күчә, калган сумманы республика бүлеп бирә.
Быел тагын өч мәктәпне - “Якты Үзәнлек”, “Салават Күпере” торак комплексларында һәм Минская урамында төзеп бетерү планлаштырыла.
 
Татар-информ

Комментарийлар