Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда юл-патруль хезмәте инспекторлары җимерек юлларны фотога төшерә

Хәзер Татарстанның юл-патруль хезмәте инспекторлары юлдагы чокырларны планшет белән фотога төшерәчәк. Бу хакта Татарстан Дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе Ленар Габдрахманов ел йомгакларында җиткерде.Р...

Хәзер Татарстанның юл-патруль хезмәте инспекторлары юлдагы чокырларны планшет белән фотога төшерәчәк. Бу хакта Татарстан Дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе Ленар Габдрахманов ел йомгакларында җиткерде.
Республика юлларындагы кимчелекләрне күрсәткән барлык фотография һәм видеоларны юл-патруль хезмәте инспекторлары Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына җибәрәчәк.
Ленар Габдрахманов сүзләренчә, инспекторлардан алынган мәгълүмат юллар сыйфатын контрольдә тотуны яхшыртачак, һәлакәтләрне киметәчәк.
 
http://tatar-inform.tatar

Комментарийлар