Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда туганнан соң аерылган игезәк кызлар 45 елдан соң бер-берсен тапкан (Видео) - Интертат

Ана яңа туган ике игезәк кызының берсен балалар тудыру йортында калдырып чыккан. Икенчесен исә үзе белән алып киткән.Кызлар 1969 елда Алабугада туган. Ана ике сабыйны да тәрбияли алмам дип, берсен таб...

Ана яңа туган ике игезәк кызының берсен балалар тудыру йортында калдырып чыккан. Икенчесен исә үзе белән алып киткән.
Кызлар 1969 елда Алабугада туган. Ана ике сабыйны да тәрбияли алмам дип, берсен табибларга калдырган. Чөнки гаиләдә тагын ике баласы булган. Нәтиҗәдә, Надежда гаиләдә үскән, ә ташландык кыз Любовьны интернатка җибәргәннәр. Соңрак аны башка гаиләгә тәрбиягә алганнар һәм Түбән Камага алып киткәннәр.
“З яшькә кадәр әниләре сабый янына Менделеевскига балалар йортына килеп йөргән. Тик Алабугага күчергәч, баланы башка гаиләгә биргәннәр”, - дип сөйли НТР 24 каналына туганы Анастасия Кипрова.
45 ел дәвамында Любовь турында туганнары берни белмәгән. Бары тик узган Яңа ел алдыннан гына аны сеңлесенең кызы эзләп тапкан.
Ниһаять, быел Яңа елны туганнар бергә каршылаган. Кадрларда Надежда белән Любовьның очрашу мизгелләре күңелне тетрәндерә, күзгә яшьләр килә.
[embed]https://www.youtube.com/watch?time_continue=109&v=K2RN2Nvaq7Y[/embed]
 
http://intertat.tatar

Комментарийлар