Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда «Татар халкының этнографик мозаикасы» фотоконкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр

Бүләкләр өч номинациядә булды.  Татарларның милли бердәмлеген саклау һәм үстерү турындагы иң яхшы эш авторлары 65, 45 һәм 25 мең сумлык премияләр белән бүләкләнде. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыг...

Бүләкләр өч номинациядә булды.
 
4869
Татарларның милли бердәмлеген саклау һәм үстерү турындагы иң яхшы эш авторлары 65, 45 һәм 25 мең сумлык премияләр белән бүләкләнде. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Казан фотографы Максим Богодвид «Гармонист» эше белән «Портрет» номинациясендә беренче урынны яулап, 65 мең сум күләмендәге премиягә лаек булган. Мәскәү рәссамы Георгий Тамбулов «Экскурсовод Регина» һәм «Киек авылы өлкәннәре» эшләре белән икенче урынга чыккан. Аңа 45 мең сум премия тапшырылган. Ә өченче урынны казанлы Андрей Титов «Симетбаш саклаучылары» - «Хранительницы из Симетбаша» эшләре сериясе белән яулап 25 мең күләмендәге премия алган.
«Традицияләр һәм йолалар» номинациясендә «Менә бу – Сабан туе!» эшләре сериясе белән Казанда яшәүче Фәрит Зыятдинов - беренче, Алексей Насыйров «Сабан туе» һәм «Ифтар» цикллары белән икенче урында. Өченче урынга  мәскәүле Георгий Тамбулов чыккан.
«Халык гамәли сәнгате» номинациясе осталары арасыннан жюри беренче урыннны билгели алмаган. Икенче урын өчен диплом һәм 45 мең сум акчалата премия Казан фотографы Әсгат Габдуллинга «Оста чигүче Рушания апа» эше өчен тапшырылган. 25 меңлек өченче урынга Волгоградтан фоторәссам Ринат Рәхмәтуллин лаек булган.
 
Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Комментарийлар