Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 54 яңа очрагы ачыкланган

Татарстанда соңгы тәүлектә яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 54 яңа очрагы ачыкланган. Аларның барысы да диярлек моңа кадәр коронавирус эләктергән кешеләр белән аралашкан, бер кеш...



Татарстанда соңгы тәүлектә яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 54 яңа очрагы ачыкланган. Аларның барысы да диярлек моңа кадәр коронавирус эләктергән кешеләр белән аралашкан, бер кеше генә чирне чит илдә йоктырып кайткан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.



1001


«12 кеше хастаханәгә озатылган, калган 42 кеше өендә дәвалана», - диде Галимова.




Инфекция йоктырган 18 кеше — 30-50 яшь аралыгында, 14 кеше — 50-60 яшь аралыгында.




Коронавирус йоктыручыларның күбесе Казанда (35 кеше) һәм Чаллыда (10 кеше) ачыкланган. Татарстанның 9 районында берәр кеше әлеге чирне эләктергән.




Эпидемия башланганнан алып республикада яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясенең барлыгы 3665 очрагы теркәлгән, шулар арасында 2748 кеше (шул исәптән 35 кеше – узган тәүлектә) терелгән. 906 кеше дәвалануын дәвам итә.


 
Фото: "Татар-информ" архивы

Комментарийлар