Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда Муса Җәлил исемендәге республика премиясенә гаризалар кабул итү башланды

Гаризаны 19 декабрьгә кадәр язарга мөмкин. Бу хакта ТР Яшьләр министрлыгы хәбәр итә.

Премия ике елга бер тапкыр бирелә — аңа театр, рәсем сәнгате, әдәбият, журналистика, кино үсешенә, яшьләр программаларын тормышка ашыруга зур өлеш керткән 35 яшькә кадәрге яшьләр ия була ала. Моннан тыш, ким дигәндә 70% катнашучыларына 35 яшь тулмаган яшьләр коллективлары да катнаша ала.

Конкурс нәтиҗәләре февральдә – Муса Җәлил туган көнне билгеле булачак.

Конкурс турында тулырак мәгълүматны сылтама буенча белергә була.

Материалларны utalents.ru сайтында тутырыга мөмкин, ә өстәмә мәгълүмат почта аша (420021, Казан шәһәре, Г. Тукай урамы, д. 113а, бина 2 кабул ителә. Элемтә өчен телефоннар: 8 (843) 205-00-02, 8 (843) 205-00-06, 8 (843) 205-00-08, e-mail: Molodezh.Centr@tatar.ru).

 

Фото һәм чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-musa-alil-isemendage-respublika-premiyasena-garizalar-kabul-itu-baslandy-5894158

Комментарийлар