Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда коронавирус инфекциясенең 50 яңа очрагы расланган

Татарстанда Казан һәм Чаллы шәһәрләре, шулай ук 10 муниципаль районда Covid-19 коронавирус инфекциясенең 50 яңа очрагы расланган. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова шул хакта х...



Татарстанда Казан һәм Чаллы шәһәрләре, шулай ук 10 муниципаль районда Covid-19 коронавирус инфекциясенең 50 яңа очрагы расланган. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова шул хакта хәбәр итте.



585455


«10 кеше хастаханәгә озатылган, тагын 40 кеше өендә дәвалана», — диде Галимова.




Аларның унтугызы 30дан 50 яшькә кадәрге аралыкта, уналтысы 50дән 60 яшькә кадәр.




«Инфекция йоктыручыларның 95 проценты чирне авырулар белән якыннан аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. Бу турыдан-туры элемтәләрне киметүнең әһәмияте хакында сөйли», — дип искәртте ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе.




Торак пунктлар арасында коронавирус инфекциясен йоктыручылар арасында Чаллы шәһәре (16 очрак) беренче урында, икенче урында — Казан (11 очрак). Моннан тыш, Теләче районында — җиде, Чүпрәле районында — дүрт, Сарман районында — өч, Әлмәт һәм Лаеш районнарында — икешәр, Мамадыш, Тукай, Алексеевск, Кукмара һәм Балтач районнарында берәр яңа очрак ачыкланган.




Шул рәвешле, пандемия башланганнан алып Татарстанда Covid-19 коронавирус инфекциясенең барлыгы 280 очрагы теркәлгән. 36 кеше терелгән.


 
Фото: Рамил Гали

Татар-информ мәгълүмат агентлыгы

Комментарийлар