Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда гаилә корган парларның яртысы аерыла

Татарстанда гаилә корган парларның яртысы аерыла, дип хәбәр иткән Гражданлык хәле турындагы актларны теркәү идарәсе башлыгы Альбина Шәвәлиева. Республикада өйләнешкән мең парга 503 аерылу туры килә. К...

Татарстанда гаилә корган парларның яртысы аерыла, дип хәбәр иткән Гражданлык хәле турындагы актларны теркәү идарәсе башлыгы Альбина Шәвәлиева. 
Республикада өйләнешкән мең парга 503 аерылу туры килә. Күбесе кушылганның беренче елында ук аерылыша. Узган елда таркалган гаиләләрнең 64%ы ун ел да яшәмәгән. Шул ук вакытта Идел буе федераль округында аерылышулар һәм гаилә корулар саны тәңгәллеге буенча Татарстан иң яхшы күрсәткечләргә ия.
2017 елда 26 мең 983 пар өйләнешкән. Гаилә коручылар саны 5%ка үскән. Шулай ук милләтара гаилә корулар арткан: һәр дүртенче гаилә шундыйлардан.
 
 

Комментарийлар