Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда балалар өчен «Идел буе халыклары әкиятләре» җыентыгы чыкты

Татарстанда «Идел буе халыклары әкиятләре» дигән яңа китап чыкты. Ул рус һәм татар телендә нәшер ителгән.Татарстан китап нәшрияты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бу җыентыкка Идел буе халыклары әкиятл...

Татарстанда «Идел буе халыклары әкиятләре» дигән яңа китап чыкты. Ул рус һәм татар телендә нәшер ителгән.

Татарстан китап нәшрияты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бу җыентыкка Идел буе халыклары әкиятләре кергән. Алар арасында могҗиза һәм көнкүреш, шулай ук хайваннар турында әкиятләр бар.
Матур иллюстрацияле һәм кызыклы әкиятләр балаларны намуслы, кыю, ярдәмчел булырга, шулай ук дуслык кадерен белергә, яхшылык белән яманлыкны аера белергә өйрәтә.
Аларның кайберләрен әкият азагындагы QR-код белән карап һәм тыңлап була, дип хәбәр итә китап нәшрияты.
 

Фото: Инстаграмдагы tatkniga сәхифәсеннән



Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/letters/26-01-2022/tatarstanda-balalar-chen-idel-bue-halyklary-kiyatl-re-yentygy-chykty-5848037

Комментарийлар