Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда автобусларда һәм кибетләрдә битлек кимәүчеләргә җәза бирү тәртибе билгеле

Татарстанда яшәүчеләр 20 апрельдән алып җәмәгатьчелек транспортында һәм кибетләрдә битлек яки респиратор кияргә тиеш. Хокук бозучыларга беркетмәләрне үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозган өчен җәза бир...



Татарстанда яшәүчеләр 20 апрельдән алып җәмәгатьчелек транспортында һәм кибетләрдә битлек яки респиратор кияргә тиеш. Хокук бозучыларга беркетмәләрне үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозган өчен җәза бирергә хокуклы шул ук ведомстволар вәкилләре төзиячәк. Бу хакта Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында хәбәр иттеләр.



arxivsultanisxakov1


«Хокук бозучыларны Эчке эшләр министрлыгы, Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Росгвардия, шулай ук Татарстан Президентының 224 номерлы Указы буенча башкарма хакимият органнары һәм вазифаи затлар исемлегенә кергән органнар җәза бирә ала. Алар РФ КоАП 20.6.1 маддәсе буенча административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзергә вәкаләтле. Алар, таләпләрнең үтәлүен тикшерү өчен, автобуслар һәм кибетләргә керергә мөмкин», — дип сөйләделәр министрлыкның матбугат хезмәтендә.




«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин санитар-эпидемиологик вазгыятьне яхшыруга кадәр гражданнарның ваклап сату һәм хезмәт күрсәтү объектларында яки җәмәгать транспортында шәхси саклану чараларыннан башка йөрүе тыела дигән карарга имза куйды.


 
Фото: Солтан Исхаков

Татар-информ мәгълүмат агентлыгы

Комментарийлар