Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда атна уртасына кадәр җылы һава торышы хакимлек итәчәк

Татарстанда атна уртасына кадәр җылы һава торышы хакимлек итәчәк.ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр иткәнчә, бүген, 15 мартта, республикада көн болытлы булачак. Иртән һә...

Татарстанда атна уртасына кадәр җылы һава торышы хакимлек итәчәк.
zaxaro61
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр иткәнчә, бүген, 15 мартта, республикада көн болытлы булачак. Иртән һәм көндез урыны белән кар һәм җепшек кар рәвешендәге явым-төшемнәр көтелә. Кайбер урыннарда буран чыгуы ихтимал, юлларда кар көртләре һәм бозлавык барлыкка киләчәк. Шулай ук җил дә көчәергә мөмкин. Көндез һава температурасы +2, -3, республиканың көнчыгышында -2, -7 градус тәшкил итәчәк.
Иртәгә, 16 мартта да көн болытлы булыр дип көтелә. Урыны белән бераз кар явачак, юлларда бозлавык хасил булачак. Җил көньяктан талгын, урыны белән секундына 17 метрга кадәр көчәячәк. Һава температурасы төнге сәгатьләрдә -4, -9 градус (аязган вакытта -14 градуска кадәр) тәшкил итәчәк. Көндез +2, -3 градуска кадәр җылыта, республиканың көнчыгышында термометрның терекөмеш баганасы -6 градусны күрсәтәчәк.
Чәршәмбе, 17 мартта аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк, явым-төшем көтелми. Юлларда бозлавык саклана. Көньяктан һәм көньяк-көнчыгыштан талгын җил исәчәк. Төнлә һәм иртән һава температурасы -5, -10 градус (аязган вакытта -15 градуска кадәр), көндезге сәгатьләрдә +1, -4, республиканың көнчыгышында -7 градус тәшкил итәчәк.
 

Фото: «Татар-информ» архивы


https://tatar-inform.tatar/news/ecology/15-03-2021/tatarstanda-atna-urtasyna-kad-r-yly-ava-toryshy-hakimlek-it-ch-k-5812748

Комментарийлар