Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда 19 градуска кадәр салкынайтачак

Дүшәмбе, 24 гыйнварда, алмашынучан болытлы һава торышы һәм кар явуы көтелә.Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, төнлә һава температурасы -9..-14 градус, аязг...

Дүшәмбе, 24 гыйнварда, алмашынучан болытлы һава торышы һәм кар явуы көтелә.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, төнлә һава температурасы -9..-14 градус, аязганда -19 градуска кадәр суытырга мөмкин. Көндез -7..-12 градус фаразлана. Юлларда бозлавык саклана. Җил көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә исәчәк.
Якынча фаразлаулар буенча, киләсе атна башында 24-25 гыйнварда республика территориясендә һава торышы себер антициклоны йогынтысында формалашачак.
Дүшәмбе төнендә бераз кар көтелә. Төнлә һава температурасы -11..-16 градус, ә көндез -8..-13 градус фаразлана.
 
Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/ecology/23-01-2022/tatarstanda-19-graduska-kad-r-salkynaytachak-5847826

Комментарийлар