Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан Журналистлар берлегендә ифтар узды

Ифтар мәҗлесендә катнашкан «Ярдәм» мәчете имамы Раил хәзрәт Әхмәтов иман һәм әхлак кыйммәтләрен танытуда матбугат вәкилләренең эшчәнлеге зур роль уйнаганын искәртте.Рамазан аеның соңгы көннәрендә Тата...


Ифтар мәҗлесендә катнашкан «Ярдәм» мәчете имамы Раил хәзрәт Әхмәтов иман һәм әхлак кыйммәтләрен танытуда матбугат вәкилләренең эшчәнлеге зур роль уйнаганын искәртте.





Рамазан аеның соңгы көннәрендә Татарстан Журналистлар берлегендә беренче тапкыр ифтар мәҗлесе уздырылды. Журналистлар берлеге рәисе Илшат Әминов, берлекнең башкарма директоры, Ветераннар советы рәисе Ралия Фәтхетдинова республиканың газета-журнал, матбугат үзәкләре, телевидениедә эшләүче мөхәррирләр, журналистлар һәм өлкән яшьтәге ветераннарны җыйды.

Ифтар мәҗлесендә вәгазь һәм Коръән аятьләрен «Ярдәм» мәчете имамы Раил хәзрәт Әхмәтов укыды. Ул җәмгыятьне, үсеп килүче буынны тәрбияләүдә, иман һәм әхлак кыйммәтләрен танытуда матбугат вәкилләренең эшчәнлеге дә зур роль уйнаганын искәртте.
Бу очрашуда республикада ислам темасын яктыртучы журналистларны берләштерү мәсьәләсе турында да сүз булды. Әлеге максатта ТР Журналистлар берлегендә аерым секция булдырырга тәкъдим ителде.
Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstan-zurnalistlar-berlegenda-iftar-uzdy-5853986

Комментарийлар