Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан Хөкүмәте ишегалларын төзекләндерү программасын эшләү белән шөгыльләнә башлады

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ишегалларын төзекләндерү буенча «Бердәм Россия» тәкъдимен хуплады. Аның кушуы буенча республика Хөкүмәте тиешле программаны эшләүгә кереште. Бу хакта пәнҗешәмбе...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ишегалларын төзекләндерү буенча «Бердәм Россия» тәкъдимен хуплады. Аның кушуы буенча республика Хөкүмәте тиешле программаны эшләүгә кереште. Бу хакта пәнҗешәмбе көнне Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр итте.
Татарстан Хөкүмәте ишегалларын төзекләндерү программасын эшләү белән шөгыльләнә башлады
«Татарстан Президенты «Бердәм Россия» партиясе вәкиленнән республика Дәүләт Советы сессиясендә яңгыраган тәкъдимне өйрәнде. Тулаем алганда, ул бу инициативаны хуплый, проектның гражданнарыбызның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән булуын аңлый. Ул инде Хөкүмәткә бу программаны агымдагы елдан гамәлгә ашыру өчен эшли башларга кушты», - дип сөйләде спикер.
Лилия Галимова Татарстан Президенты кушуы буенча республика Хөкүмәте барлык тәкъдимнәрне формалаштыра, программаны эшләү һәм финанслау чыганакларын билгеләү белән шөгыльләнә, дип өстәде.
«Минем аңлавымча, әгәр Хөкүмәтнең «Бердәм Россия» вәкилләре катнашында эшләнмәләре бар, программаны формалаштыралар икән, бу елдан башлап аны гамәлгә ашыра башларга мөмкин. Аның ничек күренергә тиешлеге турында күзаллаулары бар. Программаны Президентка тапшырганда, анда ни барын аңлаячакбыз. Хәзер эш бара», - дип аңлатты ул.
Татарстан Дәүләт Советының 47нче утырышында парламентның Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин «Бердәм Россия» партиясенең тәкъдимен җиткерде. Аерым алганда, киләсе елдан башлап иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү программасы кысаларында ишегалларын төзекләндерүгә акча бүлеп бирү тәкъдим ителә.
Фото: архив татар-информ

https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/25/185239/

Комментарийлар