Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан укытучысы кыскартылган татар теле сәгатьләрен суд аша кире кайтарткан

Татарстанның Лаеш район суды Столбище мәктәбенә  татар телен мәҗбүри укыту тыелганнан соң кыскартылган сәгать саннарын укытучы Мөнирә Садыйковага кире кайтаруны йөкләде, дип хәбәр итә ТАСС.Садыйкова С...

Татарстанның Лаеш район суды Столбище мәктәбенә  татар телен мәҗбүри укыту тыелганнан соң кыскартылган сәгать саннарын укытучы Мөнирә Садыйковага кире кайтаруны йөкләде, дип хәбәр итә ТАСС.
Садыйкова Советлар Союзы Герое Малышев исемендәге Столбище урта гомумбелем бирү мәктәбендә 1995 елдан бирле эшли.
– Татар телен мәҗбүри укыту тыелганнан соң, мәктәп директоры, прокурор йөкләмәсенә таянып, Садыйкованың сәгать саннарын кыскарту турында карар чыгара һәм хезмәт килешүен боза. Укытучы моның белән ризалашмый, үзенең кыскартылган татар телен укыту сәгатьләрен кире кайтару өчен судка мөрәҗәгать итә. Суд аның гаризасын канәгатьләндерде, - дип сөйли адвокат Руслан Нәгыев.
Шуның өстенә, укытучы мәктәптән мораль зыян өчен 200 сум күләмендә компенсация дә ала. Мәктәп директоры суд карары белән килешми.
 
 

Комментарийлар