Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан теннисчысы Япониядән җиңү белән кайта

Татарстан теннисчысы Ксения Лыкина Япониядә узган турнирда җиңү яулаган.Ярыш Япониянең Фукуока шәһәрендә узган. Приз фонды – 50 мең доллар тәшкил иткән ITF турнирында Ксения ялгыз чыгышта җиңүче булып...


Татарстан теннисчысы Ксения Лыкина Япониядә узган турнирда җиңү яулаган.



bZz96ldAiZE
Ярыш Япониянең Фукуока шәһәрендә узган. Приз фонды – 50 мең доллар тәшкил иткән ITF турнирында Ксения ялгыз чыгышта җиңүче булып таныла, ә парлы уенда финалга кадәр барып җитә. Шунысы да игътибарга лаек: финалда Ксения Лыкина Япония теннисчысы Киока Окамураны җиңүгә ирешә –  6:2, 6:7, 6:0. Ә Үзбәкстан теннисчысы Нигина Абдураимова белән бергә чыгыш ясаган парлы уенда кызлар Голландия һәм Болгария теннисчылары Инди Де Вром – Александрина Найденова дуэтына оттыра (4:6, 1:6).

 
http://intertat.ru/tt

Комментарийлар