Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан синоптиклары җепшек кар һәм бозлавык турында кисәтә

Иртәгә, 17 декабрьдә, Татарстанда җылы атмосфера фронты узу сәбәпле, һава шартларының чираттагы начарлануы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.Республикада болытлы һава торышы саклан...

Иртәгә, 17 декабрьдә, Татарстанда җылы атмосфера фронты узу сәбәпле, һава шартларының чираттагы начарлануы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Республикада болытлы һава торышы саклана. Җепшек кар явачак. Төнлә һәм көндез урыны белән бозлавык булырга мөмкин.
Көньяк-көнбатыштан талгын җил көтелә. Юлларда бозлавык саклана, дип кисәтә синоптиклар.
Төнге сәгатьләрдә төбәк буенча һава температурасы -2..-7 градус (Казанда -3..-5 градус) тәшкил итә. Көндез -5 градуска кадәр була (республика башкаласында -1..-3). Республиканың көньяк-көнбатышында җылырак булачак, дип билгеләп үтә метеорологлар.
 
Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/ecology/16-12-2021/tatarstan-sinoptiklary-epshek-kar-m-bozlavyk-turynda-kis-t-5845336

Комментарийлар