Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан Президенты Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренә автомобиль ачкычлары тапшырды

Кичә Казанда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин полициянең участок вәкаләтлеләренә, идарәләрнең патруль-пост хезмәте һәм дежур частьлары, Россия ЭЭМ...

Кичә Казанда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин полициянең участок вәкаләтлеләренә, идарәләрнең патруль-пост хезмәте һәм дежур частьлары, Россия ЭЭМның республика шәһәр округлары һәм муниципаль районнары бүлекләре, бүлекчәләре хезмәткәрләренә эш өчен яңа 50 автомобиль ачкычы тапшырды. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Clipboard31
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм гражданнарны яклау матди-техник тәэминатның ничек булуына, дәрәҗәсенә, шулай ук заманча инновацион технологияләргә дә бәйле. “Алда Бөтенроссия дәрәҗәсендә генә түгел, халыкара югарылыгында зур күләмле чаралар тора. Һәм сезнең бурыч – эшне нәтиҗәле итү. Татарстан Эчке эшләр министрлыгы подразделениеләре – ул һөнәрилекләре югары булган белгечләр дип ышанабыз. Без сезгә ышаныч баглыйбыз, сезгә таянабыз һәм ярдәм дә итәчәкбез”, - дип басым ясап әйтте Президент.
Артем Хохорин республика җитәкчелегенә полиция автопаркын җиһазлауда-яңартуда ярдәм иткән өчен рәхмәт әйтте. “Без республика һәм халык өчен эшлибез. Һәм, әлбәттә, эчке эшләр органнарының техник кораллануының дәрәҗәсе нинди булудан һәм хезмәткәрләренең һөнәрилеге дәрәҗәсеннән бик күп нәрсә тора”, - дип таныды министр.
Дежур частьларны комплектлаштыруга 15 берәмлек “УАЗ-396222”, полиция патруль-пост хезмәте подразделениеләренә шуның кадәр үк “УАЗ-Патриот” автомобильләре сатып алу өчен акча федераль бюджеттан бирелгән булган, тагын полициянең участок вәкаләтлеләренә 20 берәмлек “ВАЗ-21214” машиналары республика бюджеты исәбенә алынган.
Хәзерге вакытта ТР буенча ЭЭМ подразделениеләренең транспорт белән тәэмин ителеше 96 процентка җиткән, шул исәптән участковыйлар хезмәте 100 процент тәэмин ителгән, патруль-пост хезмәте - 97 процент, дежур частьлар - 93 процент. Якын арада республика эчке эшләр территориаль органнарының полиция хезмәткәрләренә 40тан артык автомобиль тапшырылачак.
view_1716387_1738257
Кичә плацта тантаналы тезелештә Рөстәм Миңнеханов, Артем Хохорин эчке эшләр органнары һәм муниципаль хезмәткәрләргә дәүләт һәм ведомство бүләкләре тапшырды.
 
Чыганак: http://tatar-inform.tatar/

Комментарийлар