Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан Президенты: 100 еллык тарих – горурлыгыбыз һәм иртәгесе көнгә ышанычыбыз

Иҗади үсеш юлындагы 100 еллык тарих — безнең горурлыгыбыз һәм иртәгесе көнгә ышанычыбыз ул. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ватаным Татарстан» газетасына ТАССРның 100 еллыгына багышланган инте...




Иҗади үсеш юлындагы 100 еллык тарих — безнең горурлыгыбыз һәм иртәгесе көнгә ышанычыбыз ул. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ватаным Татарстан» газетасына ТАССРның 100 еллыгына багышланган интервьюсында шул хакта әйткән.







«Татарстан автономияле республикасы оештырылу турында Декретка кул куюга 100 ел тулу көнендә барчагызны республикабызның 100 еллык юбилее уңаеннан котлап, Татарстаныбызның үсешенә зур өлеш кертүчеләрнең һәммәсенә рәхмәт белдерәм. Игътибар үзәгендә һәрвакыт, һичшиксез, кешеләр булачак. Республика уңышлары нигезенә татарстанлыларның бик күп буыннарының тырыш хезмәте салынган», — дигән Президент.






Рөстәм Миңнеханов республиканың бөтен ил, бөтен дөнья күләмендә нефть чыгаручы һәм эшкәртүче төбәк, нефть химиясе, машина һәм авиация төзелеше өлкәләрендә алга киткән төбәк, фәнни-мәгариф үзәк, шулай ук авыл хуҗалыгы производствосында алдынгыларның берсе булуын билгеләп узган.






«Татарстанда заманча инновация инфраструктурасы булдырылды, республика тулысынча газлаштырылды, шәһәр һәм авыл төзелеше үсештә. Дистәләрчә яңа спорт һәм мәдәни-сәламәтләндерү объектлары калкып чыкты. Республика башкаласында метро төзелде, Кама елгасы аша күпер салынды, йөзләрчә чакрым озынлыкта асфальт юллар түшәлде», — ди Президент.






Ул бүген тормышка ашырыла торган 2030 елга Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсеш стратегиясе дә глобаль көндәшлектә өстенлекләргә ирешүгә юнәлдерелгәнен әйткән.






«Бүген Татарстан илкүләм проектларны һәм Россия Федерациясенең стратегик инициативаларын тормышка ашыруда актив катнашып килә. Безнең иң мөһим бурычыбыз — кеше капиталын камилләштерү. Республика бу юлда илледән артыграк социаль программаны уңышлы төстә тормышка ашырып килә», — дип белдергән Рөстәм Миңнеханов.





1920 елның 27 маенда Мәскәүдә Бөтенроссия Үзәк башкарма комитеты һәм РСФСР Совнаркомының «Автономияле Татарстан Социалистик Совет Республикасы» Декреты имзалана. Документка ВЦИК рәисе М.И. Калинин, РСФСР СНК рәисе В. И. Ленин, ВЦИК секретаре А. С. Енукидзе кул куя. 1920 елның 25 июнендә Казан губернасы башкарма комитеты хакимият вәкаләтләрен тулысынча АТССР Вакытлыча революцион комитетына тапшыра.

Комментарийлар