Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан Казахстаннан яшелчә һәм җиләк-җимеш сатып ала башлый

Татарстан Казахстаннан яшелчә һәм җиләк-җимеш сатып ала башлый. Бу хакта җирле массакүләм мәгълүмат чаралары өлкә башкарма комитеты матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.Татарстан эшкуары Минатул...

Татарстан Казахстаннан яшелчә һәм җиләк-җимеш сатып ала башлый. Бу хакта җирле массакүләм мәгълүмат чаралары өлкә башкарма комитеты матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.
Татарстан эшкуары Минатулла Гасангусейнов Төркестанда - Казахстанның көньягындагы шәһәрендә булды.
«Казан компаниясе Россия Федерациясенә җиләк-җимеш продукциясен китерү буенча хезмәттәшлек юнәлешләрен киңәйтергә һәм Төркестан өлкәсенең җиләк-җимеш продукциясен җитештерүчеләре белән эшлекле элемтәләр урнаштырырга ниятли. «Маряна-Регион» ҖЧҖ җиләк-җимеш продукциясен сатып алуның планлаштырыла торган күләме аена 500-600 мең тонна тәшкил итә», - диелә хәбәрдә.
Төркестан өлкәсе башкарма комитеты башлыгы урынбасары Меирҗан Мерзалиев ике төбәкнең икътисади хезмәттәшлеккә әзер булуын билгеләп үтте. Ул шулай ук Төркестанның зур күләмдә экологик чиста продукция җитештерү өчен бөтен мөмкинлекләре бар, диде.
«Маряна-Регион» күпләп-ваклап сату компаниясе башлыгы Казахстанда төбәкнең зур теплица хуҗалыкларында булды. Компания Россиянең танылган сәүдә челтәрләренә яшелчә һәм җиләк-җимеш озату белән шөгыльләнә. Компаниянең еллык әйләнеше елына 1 млрд сумнан артык тәшкил итә.
https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/06/185799/

Комментарийлар