Логотип «Мәйдан» журналы

Татар теле укытучыларын «Сәлам» УМКсы буенча укытырга өйрәтәчәкләр

ТР Мәгарифне үстерү институты февральдә татар теле укытучылары өчен махсус вебинар оештыра. Фото: iro.tatarЧара кысаларында тел белгечләре укытучыларны дәрестә «Сәлам» укыту-методик комплексын кулланы...

ТР Мәгарифне үстерү институты февральдә татар теле укытучылары өчен махсус вебинар оештыра.
iro Фото: iro.tatar
Чара кысаларында тел белгечләре укытучыларны дәрестә «Сәлам» укыту-методик комплексын кулланырга өйрәтәчәк. Бу хакта институтның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Тематик вебинар 27 февральгә билгеләнгән. Татарстанның Мәгарифне үстерү институты мөгаллимнәр өчен мондый чараларны еш оештыра. 26 гыйнварда биредә татар мәктәпләренең җитәкчеләре һәм туган тел укытучылары өчен «Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә заманча коммуникация ысулларын куллану» дигән темага вебинар булып узды. Анда Россиянең 12 төбәгендә эшләүче укытучылар катнашты. Хезмәттәшләр В. Мещерякова методикасының уңай һәм тискәре яклары турында сөйләште, тәҗрибә уртаклаштылылар.
«Сәлам» укыту-методик комплексын куллану буеча вебинарда катнашу өчен институт сайтында урнаштырылган гаризаны тутырырга кирәк. Онлайн-трансляция каралган.
 
http://magarif-uku.ru

Комментарийлар