Логотип «Мәйдан» журналы

Татар теле сүзлеге "Оксфорд глобаль телләр" программасына өстәлде

100 телдән торачак исемлеккә төрки телләр арасында татар теле беренче булып кергән, дип яза Азатлык сайты.Татар теле "Оксфорд глобаль телләр" проекты исемлегенә кертелде. Шул рәвешле Оксфорд сүзлекләр...

100 телдән торачак исемлеккә төрки телләр арасында татар теле беренче булып кергән, дип яза Азатлык сайты.
Татар теле "Оксфорд глобаль телләр" проекты исемлегенә кертелде. Шул рәвешле Оксфорд сүзлекләре сайтында татар теле бүлеге ачылды. Анда татарчадан инглизчәгә һәм инглизчәдән татарчага тәрҗемә ясап була.
Төрле телләр өчен лексикографик ресурслар барлыкка китерү максатын куйган "Оксфорд глобаль телләр" проектында татар теле – беренче төрки тел. Татар теле сүзлеге сакланмага (репозиторий) урнаштырылган, бу аны электрон форматта куллану мөмкинлеген бирелә. Шулай ук төрле сайтларда, программаларда, хезмәтләрдә татар телен куллануга мөмкинлекләр ача.
Татар теленең лексик мәгълүмат фонды Казан университеты нәшрияты 2014 елда бастырган "Өйрәнүчеләр өчен инглизчә-татарча сүзлек" нигезендә ясалган. Аның авторы Гөлшат Сафиуллина бу сүзлекне кулланырга рөхсәт биргән диелә.
 
"Оксфорд глобаль телләр" проекты 2014 елда эшләп китте. Аның максаты – 100 тел өчен сүзлекләр базасын төзү һәм аларны җиңел форматта онлайн куллану мөмкинлеген тудыру. Шул рәвешле Оксфорд нәшрияты дөнья телләренең кулланылышын киңәйтү, аларга ярдәм итү юнәлешендә шул телләрнең санак һәм интернетта кулланылышын арттырырга тели.
2015 елда Оксфорд программасы сайтында ике тел (зулу һәм төньяк сото) барлыкка килгән иде. Алга таба проектка телләр өстәлә бара. Мәкалә язу вакытына сайтта татар телен исәпкә алып, 14 тел урнаштырылган.
Бүгенге көндә интернетта дистәләп татар теле сүзлеге бар. Аларның күпчелеге рус теле аша эшли. Татар телен өйрәнүче чит ил кешеләре еш кына инглизчә-татарча сүзлекләрнең киң кулланылышта булмавына зарлана.

Комментарийлар