Логотип «Мәйдан» журналы

«Татар сүзе» бәйгесендә катнашучыларның 80 проценты - балалар

Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе гамәлгә куйган «Татар сүзе» бәйгесендә катнашучыларның 80 проценты - балалар. «Жюри әгъзасы буларак, бәйгегә 3,8 ме...

Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе гамәлгә куйган «Татар сүзе» бәйгесендә катнашучыларның 80 проценты - балалар. 

«Жюри әгъзасы буларак, бәйгегә 3,8 мең гариза кабул ителүе турында әйтә алам. Бу зур күрсәткеч. Мин бик шатмын. Димәк халкыбызга ана телебезне саклауга карата өмет баглап була. Катнашучыларның 80 проценты - балалар», — диде Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов «Тәртип» радиосының яңа визуаль һәм музыкаль бизәлешен тәкъдим итү чарасында.
Исегезгә төшерәбез, «Татар сүзе» бәйгесенең төп максаты — катнашучыларның игътибарын татар телен һәм классик әдәбиятны саклап калу һәм үстерүгә юнәлтү.
Бәйге өч номинация — шигърият, проза, мәсәл жанрлары буенча үткәрелә. Һәрбер номинациядә һәр категория өчен өч премия каралган. Бәйгенең приз фонды 1 млн сум тәшкил итә.
«Татар сүзе» бәйгесенә нәтиҗә 21 февраль, Халыкара туган тел көнендә, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Гала-концертта ясалачак.
 

Фото: Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе, Рамил Гали 


https://tatar-inform.tatar/news/culture/25-01-2021/tatar-s-ze-b-ygesend-katnashuchylarny-80-protsenty-balalar-5801519

Комментарийлар