Логотип «Мәйдан» журналы

Татар китабы йорты татар язучыларының фикерләрен туплап телеграм-бот уйлап чыгарган

Татар китабы йорты һәм IT-лицейның 11 сыйныф укучысы Нәфисә Вәлиеваның өр-яңа YanaElBot телеграм бот булдырган.«Бу Татар китабы йортының цифрлаштыру елы кысаларында иң беренче проекты дисәң дә була. Ш...

Татар китабы йорты һәм IT-лицейның 11 сыйныф укучысы Нәфисә Вәлиеваның өр-яңа YanaElBot телеграм бот булдырган.
«Бу Татар китабы йортының цифрлаштыру елы кысаларында иң беренче проекты дисәң дә була. Шундый гади генә корал аша Телеграм кулланучыларына әдәбиятны бераз якынайтырга теләдек. Инстаграмда күренгән реакцияләрдән чыгып, кулланучыларның бу ботны яратуын гына әйтә алам», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Аның сүзләренчә, телеграм-бот алга таба цитаталар белән дә тулыландырылачак. «Гомумән, Татар китабы йортының телеграмдагы каналын кулланучылар өчен файдалы ресурска әйләндерәчәкбез. Көннең ничек узачагын белергә, ялкаулыкны җиңәргә, кәефне күтәрергә теләсәгез, телеграм-ботны куша аласыз», — диде Айдар Шәйхин.
Телеграм-ботны кушу өчен телеграмга кереп, эзләгечкә YanaElBot дип язып, ботка кушылып, start һәм help дигән төймәләргә басарга кирәк.
Телеграм бот көн саен татар язучыларының фикерләрен, канатлы гыйбарәләр, мотивацион сүзләр тәкъдим итеп барачак.
 

Автор: Зилә Мөбәрәкшина


Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/tatar_world/03-01-2022/tatar-kitaby-yorty-tatar-yazuchylaryny-fikerl-ren-tuplap-telegram-bot-uylap-chygargan-5846511

Комментарийлар