Логотип «Мәйдан» журналы

Татар әдипләре Уфаның Милли китапханәсенә китаплар бүләк итте

Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиевнең 70 яшьлегенә багышлап, Башкорт дәүләт университетында “Заманча татар филологиясенең актуаль мәсьәләләре” III Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узды. Фо...

Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиевнең 70 яшьлегенә багышлап, Башкорт дәүләт университетында “Заманча татар филологиясенең актуаль мәсьәләләре” III Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узды.
90a627c1eea3bd70657201753aecb03b Фото: http://bashnl.ru
Анда катнашкан татар әдипләре Уфаның Әхмәт-Зәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәсенә татар язучылары һәм шагыйрьләренең китапларын бүләк итте, дип хәбәр итә китапханәнең матбугат хезмәте.
Татарстанның күренекле әдипләре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреатлары Разил Вәлиев һәм Илфак Ибраһимов, “Җыен” татар телен һәм мәдәниятен саклау фонды башкарма директоры Фуат Рафиков китапханә директоры Айгөл Моратова белән очрашкан, китапханә эшчәнлеге белән танышкан. Милли китапханә фондларына алар үз китапларын, шулай ук Габдулла Тукай, Туфан Миңнуллин, Аяз Гыйләҗев һәм башка татар әдипләренең китапларын тапшырган. Разил Вәлиев үзенең шигырьләренә иҗат ителгән җырлар тупланган дискларын да бүләк иткән, дип яза Татар-информ МА.
e62bbb0f07f22bef144217c1cc06d3bb
c453c7d606b9caa7022e85c19c2d7d45
 

Комментарийлар