Логотип «Мәйдан» журналы

«Тарихта без әзлебез» республикакүләм шәҗәрәләр конкурсының җиңүчеләре билгеле булды

Шимбә көнне Казанда Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында «Эхо веков в истории семьи — Тарихта без әзлебез» шәҗәрәләр конкурсының финалы узды. Театр сәхнәсендә көч сынашкан алты гаилә ара...

Шимбә көнне Казанда Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында «Эхо веков в истории семьи — Тарихта без әзлебез» шәҗәрәләр конкурсының финалы узды. Театр сәхнәсендә көч сынашкан алты гаилә арасыннан жюри комиссиясе өч җиңүчене сайлап алды.shejere1
Конкурста барлыгы Татарстанның 37 районыннан 38 гаилә катнашкан. Район һәм зона этапларын узган алты гаилә бүген театральләштерелгән чыгыш белән тамашачыларга үзләренең нәселләрен тәкъдим итте. Тамаша алдыннан театр фойесында һәр финалист нәсел традицияләрен саклау буенча күркәм күргәзмә һәм аш-суга осталыкларын күрсәтте. Күргәзмә белән Татарстанның Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин дә танышты. shejere2
«Бик яхшы традиция аякка басып килә. Быел икенче мәртәбә үткәрәбез бу бәйгене. Күргәзмәне күреп, нык шатландым. Бу проект күп нәрсәне уйлата. Ничә буын нәселеңне беләсең? Кайда җирләнгәннәр? Каберләре нинди хәлдә микән? Әлеге чарада бу сорауларны үз-үземә бирдем мин. Башкаларның да шундый уе тугандыр. Мин бу бәйгене бәйрәм дип тә, тамырларны өйрәнү эше дип тә атар идем. Мондый чаралар һәрберебезгә гаилә кыйммәтләренең никадәр мөһим икәнен күрсәтә», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.
shejere3
Бәйгене оештырып җибәрүче Татарстанның Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова җиңүчеләрнең исемнәрен атады. «Гаиләләребез үзләренең җырлау, бию осталыкларын, тамырларының никадәр тирән белүләрен шундый матур итеп күрсәтә алдылар. Бу чын йөрәктән булды. Киләсе елда һәр районнан тагын да күбрәк гаилә катнашыр һәм җитәкчеләр үз төбәгендәге нәсел тамырларын саклаучыларны күрсәтергә ярдәм итәр дип өметләнәм», — диде Гөлнара Габдрахманова.
Өченче урынны Апас районыннан Вәлиуллиннар гаиләсе яулады. Икенче урында — Казаннан Газизҗанов-Фәхриевлар гаиләсе. Беренче урынны һәм 130 мең сум күләмендәге бүләкне — Кукмара районы Починок-Кучук авылыннан марилар — Иксановлар гаиләсе алды.sheejere4
«Починок-Кучук авыл җирлегенә биш мари авылы керә. Аларда барлыгы җиде йөзгә якын мари яши. Авылдашлар үз милләт кешеләре белән генә гаилә корырга тырышканга, шушы биш авыл халкының нәсел җепләре нык бәйләнгән. Конкурста катнашучы туганнар да әлеге авыллардан җыелды. Без конкурска бик тырышып әзерләндек. Милли киемнәрне, традицияләрне, җыр-биюне кадерләп саклыйбыз, һәрвакыт җырлап-биеп яшибез», — дип уртаклашты Иксановлар нәселе дәвамчысы Оля Санникова.
 

Фото: Владимир Васильев 


https://tatar-inform.tatar/news/culture/28-11-2020/tarihta-bez-zlebez-respublikak-l-m-sh-r-l-r-konkursyny-i-chel-re-bilgele-buldy-5788912

Комментарийлар