Логотип «Мәйдан» журналы

Суган ашыйсың килеп торса...

Табиблар моны организмдагы чирләргә бәйле булырга мөмкин, ди.

Нәрсә дә булса ашыйсы килү теләге йөкле хатын-кызларда гына барлыкка килми. Мәсәлән, кемнәрдер суган һәм сарымсаксыз тора алмый. Әгәр кеше бер утыруда берничә тырнак сарымсак һәм ярты баш суган ашап куя икән, димәк, бу организмдагы җитди проблемалар турында искәртә.
Ачы суган ашыйсы килү организмда холестеринның югары булуына ишарә итүе мөмкин. Суган һәм сарымсак канны сыеклатырга ярдәм итә, кан тамырларын чистарта, тромблар барлыкка килүгә комачаулый. Күп итеп суган, сарымсак ашаучыларга холестеринга анализлар тапшырырга һәм, әгәр диагноз расланса, тиешле дәвалау алырга кирәк.
Шулай ук ачы ризыкларга тартылу эндокрин системасы дисфункциясе, гельминтоз, ашказан-эчәк органнары авырулары, кан басымы күтәрелү һәм төшү, махмырдан интегү, депрессия вакытында да булырга мөмкин.

 

 

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от jcomp

 

 

 

 

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/poleznoe/Sugan-ashiysi-kilep-torsa-567131/

 

Комментарийлар