Логотип «Мәйдан» журналы

Синоптиклар янә кырау төшү ихтималы турында кисәтә

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе чираттагы шторм кисәтүен таратты. Алдагы ике көндә республикада тагын салкын була.«Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның...


Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе чираттагы шторм кисәтүен таратты. Алдагы ике көндә республикада тагын салкын була.
«Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 25 һәм 26 маенда төнлә һәм иртән урыны белән туфракта -1 градуска хәтле салкын булуы көтелә», – диелә хәбәрдә.
Элегрәк синоптиклар республика территориясендә 24, 25 һәм 26 май көннәрендә һава торышының үзгәрүчән буласын белдергән иде. Бу көннәрдә һава температурасы климатик нормадан 6-8 градуска түбәнрәк булыр дип фаразлана.



Реклама хокукында
Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/sinoptiklar-yana-kyrau-tosu-ixtimaly-turynda-kisata-5855017

Комментарийлар