Логотип «Мәйдан» журналы

Синоптиклар Татарстанда томан турында кисәтә

Бүген һәм иртәгә Татарстанда урыны белән томан төшүе ихтимал.28 февральдә, көннең икенче яртысында һәм иртәгә, 1 мартта, төнлә һәм көндез республика территориясендә, шулай ук Казанда урыны белән томан...

Бүген һәм иртәгә Татарстанда урыны белән томан төшүе ихтимал.
28 февральдә, көннең икенче яртысында һәм иртәгә, 1 мартта, төнлә һәм көндез республика территориясендә, шулай ук Казанда урыны белән томан көтелә, дип кисәтә Татарстанның Гидрометеорология үзәге.
Синоптиклар көндез аязучан болытлы һава, күбесенчә явым-төшемсез булачагын хәбәр итә. Урыны белән томан көтелә. Төньяк-көнбатыштан талгын җил.
Төнлә һава температурасы -2.. -7 градус була, аязган вакытта термометр баганалары -12 градуска кадәр төшә. Көндез исә температура -4..+1 градус була.
Юлларда бозлавык саклана, ди синоптиклар.
 
Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/ecology/28-02-2022/sinoptiklar-tatarstanda-toman-turynda-kis-t-5850364

Комментарийлар