Логотип «Мәйдан» журналы

Синоптиклар 22 июльдә Татарстанның кайбер районнарында томан төшәчәге хакында кисәтте

21 июльдән 22сенә каршы төндә һәм чәршәмбе иртән Татарстанның кайбер районнарында томан төшүе көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә...

21 июльдән 22сенә каршы төндә һәм чәршәмбе иртән Татарстанның кайбер районнарында томан төшүе көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
20200721_175643
Синоптиклар шулай ук тагын яңгыр явачак дип фаразлый. Яшен вакытында җилнең тизлеге урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр җитәр дип көтелә.
Төнлә һава температурасы +12..+17 градус тәшкил итсә, көндез термометрның терекөмеш баганасы +28 градуска кадәр күтәреләчәк.
 
Фото: Михаил Захаров

https://tatar-inform.tatar/news/society/21-07-2020/sinoptiklar-22-iyuld-tatarstanny-kayber-rayonnarynda-toman-t-sh-ch-ge-hakynda-kis-tte-5758209

Комментарийлар